Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда Татарстандагы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Татар малае — татар кызы 2023» муниципаль бәйгесе үтте.
Аның максаты – яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телне өйрәнүгә һәм саклауга, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә җәлеп итү.
Бәйгедә татар телен камил белгән 8-12 яшьтәге 10 бала катнашты. Балалар җыр-биюдә, нәфис сүз осталыгында сынаштылар. «Татар малае — татар кызы 2023» бәйгесе җиңүчеләре дип 11 нче гимназия укучылары Хусаенов Аяз һәм Гиматдинова Рената билгеләнде.
Лениногорск шәһәре Мәдәният сарае