Лениногорск Мәдәният сараенда «Мы разные — мы равные» исеме белән толерантлык көне үткәрелде.
Чара республикада яшәүче барча халыкның бердәм булуы турында видео күрсәтү белән башланып китте.
Шуннан соң шәһәребезнең үзешчән яшь артистлары — Ильвина Гаделшина, Фаиз Хусаинов, Кәрим Ибатуллин, «Кояшкай» вокал ансамбле җырлар җырласа, «Империя», «Астра» бию төркемнәре биюләр башкарды.
Чара җыр-моңга бай булды.