Лениногорск шәһәренең Мәдәният сарае, «Ак калфак» татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Айсылу» театры балалары өчен татар халык ашларын пешерү буенча мастер-класс уздырды. Чара «Sушка» кафесы бинасында үтте.
Балалар бөккән һәм өчпочмак пешерү үзенчәлекләре белән таныштылар, камырны матур итеп бөгергә өйрәнделәр. Камыр ризыгы пешкән арада балалар татар халык уеннарын уйнадылар, кызыклы такмакларны искә төшерделәр.