(25 декабрь 2018) Яңа ел алдыннан Лениногорск районының җирле милли-мәдәни автономияләре вәкилләре район Мәдәният сараена җыелып, миләтара дуслык, тауганлык һәм татулык хисләре белән тулы бәйрәм чарасы тәкъдим итте.
Лениногорск районы территориясендә татар, рус, мордва, чуаш, үзбәк, таджик, әрмән һәм әзербайҗан халыклары дус-тату яши.
Халыклар дуслыгы йорты инициативы белән оештырылган «Дуслык күпере» фестивале бәйрәмчә атмосферада үтте. Һәрбер милләт вәкиле милли костюмнардан чыгыш ясады, залда утыручыларны милли ризыклар белән сыйлады.
«Лениногорскида һәр милләт кешесенә үз гореф-гадәтләрен саклап яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа да алар, туган җирләреннән читтә булсалар да, үзләрен кыерсытылган итеп хис итми. Халыклар дуслыгы йорты да уңышлы эшләп килә. Бүген әлеге халыкларның чыгышларын күреп сокландык һәм сөендек», — диде чарада катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Рәгать Хөсәенов концертта катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.