Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда үзешчән җырчы, Ш.Бикчурин премиясе лауреаты Фәния Латыпованың иҗат кичәсе үтте.
Чарада җырчының иҗатташ дуслары — «Сүнмәс ялкын» өлкәннәр җыр-бию ансамбле, «Зиләйлүк» вокаль ансамбле, «Астра» бию төркеме — чыгыш ясады. Илдус Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге «Моң чишмәсе» гармунчылар ансамбле үзенең дәртле көйләре белән кичәне тагын да ямләндерде.