Skip to content
ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА ЛЕНИНОГОРСК

ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ ГОРОДА ЛЕНИНОГОРСК

Primary Menu
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Лениногорск шәһәрендә Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды

Лениногорск шәһәрендә Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды

admin 15.03.2023

Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Әлмәттә яшәп, иҗат итүче күренекле яшь шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, Болгар радиосы «Милли музыка» премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырчы, композитор, автор-башкаручы Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды.

Людмила Аланлы – лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Ул җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы керәшен халкы мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Аның җырларында керәшен халкының борынгы йола-гадәтләре чагыла. Бу җырларны танылган җырчылар зур сәхнәләрдән башкара.

Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды, шигырьләре, ул иҗат иткән җырлар яңгырады. Автор үзе дә шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

«Без аның иҗаты белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Онытылмас, җылы очрашу өчен Людмила Аланлыга барлык китапханә хезмәткәрләре, якташлары, төбәктәшләре, киң кырлы иҗатын яратучылар исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, яңа иҗат үрләре теләп калабыз!» – диде китапханә хезмәткәрләре.

Очрашуда Людмила Аланлының иҗатташ дуслары, гомумән, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, остазлары, фикердәшләре, каләмдәшләре, туганнары чыгыш ясады.

Людмила Аланлының тормышка мәхәббәт уята торган шигырьләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә, хөрмәт итә. Иҗат үрнәкләре залда утырган барлык тамашачыларга тирән тәэсир итте.

Туганайлар

Continue Reading

Previous: Лениногорцы исполнили народные песни на фестивале в Альметьевске
Next: В Казани пройдут Дни культуры Лениногорского района

 

 

bn-artcoll

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57