Лениногорск Мәдәният сараенда Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан, Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде.
Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Әлфис Галиуллиннар алып барды. Әлеге проект Татарстанда беренче тапкыр оештырыла.
Әлеге чарада шәһәр һәм район җитәкчеләре, мәдәният йортлары директорлары, авыл җирлеге башлыклары, китапханә мөдирләре, депутатлар катнашты.
Ике бүлектән торган мастер-классларда чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр, татар әдәби сөйләм теле төшенчәсе һәм аның нечкәлекләре аңлатылды.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова әлеге проектның мөһимлеген билгеләп үтте, район башлыгы исеменнән институтка Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рәфыйкова да үз чыгышында рәхмәт сүзләре җиткерде. Мөгаллимнәргә «Ак калфак» хатын-кызлары үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырды, диелә хәбәрдә.